

Язгы каникуллар башлану белән балалар күбрәк вакытын урамда велосипедта, самокатта һәм роликларда йөреп үткәрә. Нәкъ шушы чорда аларның имгәнү куркынычы сизелерлек арта. Профессор В. Н. Розанов исемендәге Пушкин клиник дәваханәсенең травматология бүлеге мөдире Геннадий Гордеев белдерүенчә, балалар травматизмының 84 процентын кул-аяклар сыну очраклары тәшкил итә. Бу хәл бигрәк тә 10-12 яшьлек балалар арасында еш күзәтелә.
Белгеч ассызыклавынча, самокатлар, электр самокатлары һәм велосипедлар аеруча куркыныч тудыра.
“Балалар сәламәтлеген саклауның төп нигезе – югарыда атап үтелгән ике тәгәрмәчле транспорт чараларын куллану кагыйдәләрен үтәү. Барысы да контрольдә булырга тиеш. Бәхетсезлек очрагыннан беркем дә сакланмаган”, - диде табиб “Радио 1” белән әңгәмәсендә.
Әгәр бала җәрәхәт алган икән, тизрәк табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Профилактика өчен саклау чараларын (шлем һ.б.) кулланырга, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәргә һәм ашыкмаска киңәш кирәк.
Фото: 024.by