+24 °С
Яңгыр
Журналга язылу
Беләсең киләме?
2 апрель , 05:00

Язгы авитаминоздан ничек котылырга?

Кайбер ризыкларны бүгеннән рационга кертегез.

Язгы авитаминоздан ничек котылырга?Язгы авитаминоздан ничек котылырга?
Язгы авитаминоздан ничек котылырга?

Диетологлар сүзләренә караганда, озак вакыт билгеле бер витаминнар җитмәү җитди авыруларга китерергә мөмкин.

 Әйтик, А витамины җитмәү күрү белән бәйле проблемаларны тудыра, координация бозыла, В төркеме витаминнарының аз булуы йокысызлык, баш авырту, хәтернең начараюына китерергә мөмкин.  C витамины кытлыгы еш салкын тию һәм вируслы авырулар китереп чыгара, дип белдерә белгечләр.

А витамины җитмәгәндә рационны фасоль, кишер, кабак, чөгендер һәм бавыр кебек ризыклар белән баетырга кирәк. В төркеме витаминнары җитмәүне чикләвек, миндаль, диңгез, әче сөт ризыклары, кипкән җиләк-җимеш, йомырка, икмәк һәм он көрпәсе тулыландырырга ярдәм итәчәк.

Шулай ук С витаминына кәбестә, цитруслылар, гөлҗимеш һәм алма бик бай, ә гөмбә, балык мае һәм акмай D витамины җитмәүне тулыландыра.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас