Кунакка килгән хатын-кызлар арасында хуҗабикәгә булышып, савыт-саба юышучы табыла. Әлбәттә, күркәм табын әзерләп көткән кешегә ярдәмләшү, изгелек күрсәтүнең бернинди начарлыгы да юк кебек. Бигрәк тә якын туганы, кардәше булсаң. Ә булмасаң...
Борынгылар ышануынча, кунакта савыт-саба юу – яхшылыкка түгел. Беренчедән, йортның бәхетен юасың дигән ышану бар. Янәсе дә йорт хуҗаларының уңышын, тынычлыгын су белән агызып җибәрәсең. Әгәр хуҗалар ырым-шырымнарга ышанучан кешеләр булса, сезнең ярдәмчеллек аларга ошап җитмәскә дә мөмкин.
Икенчедән, савыт юып, кунак үзен хуҗа урынына куя — бу хөрмәтсезлек санала.
Өченчедән, хуҗабикәгә «син начар хуҗа, минем ярдәм кирәк» дигән сыманрак тоелырга да бик мөмкин.
Халыкта тагын шундый ышану бар: кунакта савыт юсаң, хуҗалар белән озак күрешмисең яисә ачуланышасың. Шуңа күрә, әгәр хуҗабикә үзе сорамаса, аш-суын мактап, рәхмәт әйтеп, чын кунак булып кына утыруың мең артык. Ә сез ничек уйлыйсыз, дуслар?
Фото: нейрочелтәрләдән