Туймазы районындагы “Кандракүл” табигать паркына аккошлар кайткан. Күл өстендә әле боз эреп бетмәсә дә, гаҗәеп матур кошлар инде янә бу якларны үз иткән.
"Туган ярларына кайтучы бу мәһабәт кошлар – табигатьнең яңадан уянуының чын символы. Аларга карап, озын кыштан соң дөньяның ничек җанлануын тоймыйча мөмкин түгел", - дип язган социаль челтәрләрдә табигый парк методисты Ирина Сабирова һәм фото белән дә уртаклашкан.
Гадәттә, аккошлар Башкортстанга март ахырында, апрель башында, сулыклар боздан ачыла башлагач кайта. Аларны республиканың төрле районнарындагы күлләрдә, елгаларда очратырга була. Ә сезнең якларга аккошлар кайттымы әле, дуслар?
Фото: “Кандракүл” табигать паркы