Башкортстанда арзанайган һәм кыйммәтләнгән азык-төлекне билгеләгәннәр. “Башстат” мәгълүматлары буенча, бер атна эчендә кыярлар арзанайган – 6,10 процентка. Кыярның килограммы хәзер республика халкына уртача 193 сумга төшә. Төбәктә шулай ук туңдырылган балык, макарон, печенье, көнбагыш мае, колбаса, сөт, тавык, банан, каймак, акмай, кефир, суган, дөге, алма, кәбестә, бәрәңге һәм башка ризыкларга бәяләр бераз кимегән. Бер атна эчендә аларның бәясе 0,02-2,11 процентка кимегән.
Һәм, киресенчә, төбәктә шикәр һәм тозга бәяләр башкаларга караганда күбрәк арткан – 2,48 һәм 2,22 процентка: килограммы өчен уртача 63 һәм 13,47 сум. Кыйммәтләнә төшкән азык-төлек исемлегенә шулай ук кишер, он, йомырка, сырлар, помидор, тары, карабодай ярмасы, эремчек, кара чәй, икмәк, сыер, сарык ите, чөгендер һәм башкалар кергән. Бер атна эчендә аларның бәяләре 0,02–1,65 процентка “үскән”.
Автор фотосы.