Киптерелгән җимешләрне кайнар су белән юарга ярамый. Белгечләр аңлатуынча, бу киресенчә, сәламәтлеккә зыян китерә.
Аларны сатуга чыгарыр алдыннан күгәрмәсеннәр, юозылмасыннар өчен эшкәртүләр. Гадәттә җитештерүчеләр күкерт диоксиды куллана, ул төргәктә күкертле ангидрид яисә күкертле газ буларак күрсәтелергә мөмкин. Бу матдәләр җиләк-җимешләрне һәм яшелчәләрне боза торган күгәрек гөмбәчекләрне юкка чыгара. Ләкин шунысы бар, артык кайнар су белән эшкәрткәндә күкерт диоксиды җиләк-җимешкә сеңергә мөмкин һәм шул вакытта аның файдасы бик шикле булачак. Өстәвенә, кайнар су җимешләрнең текстурасын һәм барлык файдалы матдәләрне юкка чыгарырга мөмкин.
Киптерелгән җиләк-җимешне ничек дөрес юарга соң? Төп кагыйдә - су температурасы 20-30 градуска кадәр булырга тиеш. Җимешләрне яхшылап юар алдыннан 15-20 минутка суга салып торыгыз. Болай эшләү химик эшкәртүне зыянсыз юып төшерергә ярдәм итәчәк.