Табиб раславынча, төрле яшелчә һәм ярмалар салып, куе итеп пешерелгән ит яки балык шулпасын ашказан-эчәк авырулары булганда ашарга ярамый. Әгәр кешедә гастрит, панкреатит яки ашказан җәрәхәте авыруы диагностлаштырылган икән, бу ризыкны рационнан төшереп калдырырга кирәк. Әгәр кешенең диетик туклану таләп итә торган кискен ашказан-эчәк авырулары юк икән, ашны көн саен ашарга була, дип белдерә гастроэнтеролог Наталья Шустова.
"Мондый ашлар тоз кислотасы эшләп чыгаруны стимуллаштыра. Ашказан-эчәк авырулары булганда, аны, киресенчә, киметергә кирәк. Бу ялкынсынуны көчәйтүне булдырмый кала. Андый чакта традицион ашларны алдан кыздырмыйча гына салынган яшелчә ашлары белән алыштыру яхшырак. Мондый ризыклар клетчаткага бай, шуңа да алар диетик санала. Алар дәвалану вакытында яисә ябыкканда сәламәт туклану сыйфатында тәкъдим ителергә мөмкин. Яшелчә ашының туклыклы булуын арттыру өчен фасоль, борчак өстәргә була", — дип белдерә гастроэнтеролог.
Бигрәк тә балалар өчен яшелчә ашлары файдалы.
Шулай ук белгеч аш әзерләгәндә беренче шулпаны түгәргә киңәш итә. Бу ашны артык майлы итмәскә һәм иттәге антибиотиклардан арындырырга ярдәм итәчәк.
Автор фотосы.