Табиб-диетолог Ольга Шмелева алма онкология авыруларын профилактикалауда бик яхшы чара булып торуы турында белдерә.
Белгеч билгеләвенчә, бу җимеш табигый антиоксидант булган һәм яман шеш үсешен булдырмауда мөһим урын алып торган С витаминына бай.
"С витамины — антиоксидант системасының иң мөһим компонентларының берсе. Монда тагын цинк, марганец һәм Е витамины керә, әмма С витамины иң мөһиме булып тора ", — дип аңлата табиб.
Ул шулай ук әлеге витаминның нәкъ менә яңа өзелгән алмада булуын ассызыклый. Бакчада кызарып алмалар өлгергән чакта рәхәтләнеп ашыйсы гына кала.
Автор фотосы.