Сәламәт, төз гәүдәле булыйм, дисәң, озак чәйнәп, ризыкның тәмен белеп ашарга кирәк. Акрын чәйнәлгән ризык яхшырак үзләштерелә. Тикшеренүләр күрсәткәнчә, болай эшләү тәм тою вакытын озайта һәм шул вакытта ашкайнату системасының эше активлаша.
Икенче мөһим фактор — ашау тизлеге һәм тук булу тойгысы арасындагы бәйләнеш. Кеше акрынрак ашаган саен баш мие туену сигналларын эшкәртү өчен күбрәк вакыт ала. Бу сигналлар ашказанында һәм эчәклектә нерв очлары аша тапшырыла һәм организмның инде җитәрлек күләмдә азык алуы турында мигә хәбәр итә. Ашамлыкны тиз-тиз йоту тук булу тойгысын тою мөмкинлегеннән мәхрүм итә, бу еш кына артыгын ашауга китерә.
Өченчедән, акрын ашаган кешедә метаболизм яхшырак һәм диабет куркынычы түбәнрәк. Азык организмга зур булмаган өлешләрдә һәм акрынлап кергәндә, инсулин дәрәҗәсе тотрыклы кала, бу канда шикәрнең кискен сикерешен булдырмый.
Шуңа да ашаганда дүрт кагыйдәне онытмагыз.
Ризыкны яхшылап чәйнәгез: һәр порция авызда йотылганчы кимендә 20 секунд булырга тиеш.
Кисәкләр арасында пауза ясагыз: һәр тешләгән саен берничә минутка тәнәфес ясарга тырышыгыз.
Тыныч шартлар тудырыгыз: нәрсә ашаганыңны аңлау, тою өчен тынычлык яисә күңелгә якын компания кирәк.
Ашаган ризыкның күләмен контрольдә тоту өчен порцияләрнең зурлыгын киметегез: кечерәк тәлинкәләр һәм аш приборлары кулланыгыз.
Автор фотосы.