

Табиб баланың күрү сәләтен никадәр еш тикшерергә кирәклеге турында сөйләде. Күп кенә балалар һәм үсмерләр беркайчан да күрү сәләте начарлануга зарланмый. Шуңа карамастан, елына бер тапкыр офтальмологта булырга, тикшеренү узарга кирәк. Бу хакта офтальмолог, югары категорияле табиб Патимат Садуева “Риа Новости”га сөйләгән.
"Балаларның күпчелеге беркайчан да диярлек күрү сәләте начараюга зарланмый, хәтта инде сизелерлек үзгәрешләр булганда да. Күрү проблемаларының очраклы ачыклануы һәм балага күзлек кию кирәклеге кайчак шаккатыргыч булып чыга. Нәкъ менә шуңа күрә елына бер тапкыр, хәтта бала зарланмаган очракта да, офтальмологка күренү бик мөһим", – дип билгели табиб.
Әгәр дә ерактан һәм якыннан күрүнең кимүе, сурәтнең ачык булмавы, күрүнең вакыт-вакыт томанлануы, күзләр кызару, кычыту һәм башка симптомнар бар икән, һичшиксез, офтальмологка планнан тыш мөрәҗәгать итәргә кирәк, дип ассызыклаган белгеч.
Автор фотосы.