

1934 елның 8 мартында Алексей Иванович Клушино авылыннан Гжатск бала тудыру йортына (хәзерге Смоленск өлкәсенең Гагарин районы) өченчегә бәби көткән Аннасын алып килә.
— Хатын-кызлар көненә булгач, димәк, кыз көтәбез, — дип шаярта кабул итүче акушерка.
Ана йөрәге алдан үк сизенә – малай булачак. Һәм, чыннан да, 9 март көнне дөньяга нәни Юра аваз сала.
“Зур түгел – 3 килограмм, ләкин нык, шалкан кебек малай... Алексей Иванович мине өйгә алып кайтты, без биләүне ачып җибәрдек. Зоя энесен күрү белән гаҗәпләнеп кычкырып җибәрде: “Ой, карагыз әле! Аяк бармаклары борчак кадәр генә...” – дип искә ала гаилә тормышындагы истәлекле мизгелләрне Анна Тимофеевна.
Гагариннар гаиләсендә дүрт бала канат ныгыта – Валентин, Зоя, Юрий һәм Борис. Икесе дә гаять эшчән, уңган, тынгысыз Алексей белән Анна балаларына, беренче чиратта, дөрес хезмәт тәрбиясе бирә. Гаилә башлыгы – балта остасы. Андыйлар турында “йомычкага да җан өрә”, диләр. Тирә-якта билгеле мич чыгаручы, тегүче дә була аларның әтиләре. Әниләре Анна хуҗалыкны җигелеп тарта. Эштә дә алдынгы — басуда, теплицада эшли, сыер савучы була, аннары – дуңгызчылык фермасы мөдире. Ә балалар әти-әнисе үрнәгендә бер-бер артлы кул арасына керә. Әйтик, Валя маллар караша, әтисенә ияреп, бик иртә агач эшенә өйрәнә. Зоя кече туганнарын күз уңыннан җибәрми, ашарга пешерә, икмәк сала. Бәләкәчләр каз бәбкәсе саклый, чүп утый, су сибә, өй җыештыра.
“Һәркем аның эше кирәкле булуын тоярга, әгәр ул булышмаса, гаилә өчен җиңелдән булмаячагын аңларга тиеш. Бала – ул бик сизгер. Ясалма, чын булмаган эшне тиз сизеп ала. Аннары кул селтәп кенә карый башлый. Җаваплылык баланы да, өлкән кешене дә эшкә җитди карарга өйрәтә”, – дип яза Анна Тимофеевна.
Космонавтның әнисе билгеләвенчә, эшсөяр, тормышны яратучы балалар үстерүнең тагын бер сере бар. Ул – шәхси үрнәк күрсәтү, өйгә шат кәеф белән кайтып керү. Никадәр генә арыган, йончыган булсаң да, өстәл артына утыргач, балаларга авырлыклар турында түгел, ә көн дәвамында никадәр яхшы эшләр башкаруыңны сөйләргә кирәк.
“Алексей Иванович та ындыр табагыннан арып кайта иде. Кичке табын артында нәрсәләр эшләвен сөйли. Балаларның да горурлык хисләре кичерәсе килә – кырга эшкә барырга сорыйлар. Әлбәттә, бу махсус эшләнми. Без икебез дә бернинди эштән дә йөз чөермәдек, балаларыбызда да хезмәткә мәхәббәт тәрбияләргә тырыштык. Хезмәт – иң төп тәрбияче дип саныйм... Мин укытучы да, галим дә түгел, шуңа күрә яхшы балалар үстерү өчен рецептлар тәкъдим итә алмыйм. Монда төгәл күрсәтмәләр юктыр да ул. Әмма озын хезмәт юлы үттем, ирем белән улларыбызны, кызыбызны аякка бастырдык, алар да хезмәт яратырга, әйткән сүзләрендә торырга өйрәнде”, — дип яза Анна Гагарина "Улым турында сүзем" китабында.
Соңыннан, космик очыш ясаганнан соң, бөтен гаилә табын артына җыелгач, Юрий әнисенә күңел түрендә йөрткән сүзләрен әйтә: “Рәхмәт сиңа, әни, безне балачактан хезмәткә, һәр эшне “бишле”гә башкарырга өйрәткәнең өчен! Бу тормышта – иң мөһиме”.