

Рөстәм Нәбиев планетаның иң биек ноктасын — Эверест тавын буйсындыру өчен Непалга килде. Ул биредә инде җиденче көн Эверестка менәр алдыннан акклиматизация уза. Башта якташыбыз Лукла шәһәрендә булды. Нәкъ биредә Рөстәм белән гаҗәеп бер хәл булган. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә язды.
"Лукла урамында йөргәндә, каршыма 4-5 яшьләр тирәсендәге бер кыз йөгереп чыкты. Ул йөгереп килде дә мине кочаклап маңгаемнан үбеп алды. Болай гына.
Мин моны билге итеп кабул иттем. Әйтерсең лә, Аллаһы Тәгалә аның аркылы миңа фатиха бирде дә: "Син дөрес юлдан барасың", - диде һәм, беләсезме, миңа эчтән бик тыныч һәм җылы булып китте... Шул мизгелдә мин бер хакыйкатьне аңладым: кайчакта бу юлда синең ялгыз түгеллегеңне аңлау өчен кечкенә генә бер кеше дә җитә", - дип язган Рөстәм үз сәхифәсендә.
Фото: Рөстәм Нәбиевның социаль челтәрләрдәге битеннән