Беләсең киләме?
13 Апреля , 09:45

Температура үлчәп утырмагыз!

Табиб талпан тешләгәннән соң төп хата турында сөйләде.

Температура үлчәп утырмагыз!Температура үлчәп утырмагыз!
Температура үлчәп утырмагыз!

Талпан инфекциясе бөҗәк тешләгән беренче көнне үк ачык билгеләр бирми. Бу хакта медицина фәннәре кандидаты, Медицина компаниясенең лаборатория медицинасы һәм җитештерү буенча директоры Любовь Станкевич "Лента".ру" басмасына сөйләгән.

"Талпан тешләгәннән соң кешеләр еш кына я югары температура, я тән тиресендә сизелерлек боҗрасыман кызару көтә. Әгәр бернинди билге дә күренмәсә, күпләр тынычлана. Беренче көннәрдә талпан инфекцияләре еш кына гадәти авыру буларак башлана, һәм нәкъ менә шул вакытта кеше кадерле вакытны югалта да инде", - дип билгеләгән ул.

Вируслы энцефалит кына түгел, бактериаль инфекцияләр дә (анаплазмоз, боррелиоз, риккетсиоз һәм башкалар) куркыныч тудыра. Талпан берьюлы берничә инфекция йөртүче булырга мөмкин, ә мондый микс-инфекцияләр, кагыйдә буларак, күпкә авыррак уза.

Тешләгәннән соң беренче көннәрдә түбәндәге симптомнарны игътибарсыз калдырырга ярамый: температура күтәрелү, баш авырту, лимфа төеннәре зураю, буыннар һәм мускуллар сызлау, салкын тигәндәге кебек хәлсезлек һәм башка үзгәрешләр.

"Боррелиоз өчен тешләгән урында боҗрасыман кызару хас, ләкин ул һәрвакытта да булмый. Анаплазмоз ешрак көчле интоксикация - югары температура, хәлсезлек, мускуллар һәм буыннар авыртуы, күңел болгану, кайвакыт ютәл һәм тамак авыртуы бирә. Риккетсиозлар өчен бизгәк, хәлсезлек, лимфа төеннәренең зураюы, ә кайчак тешләгән урында тимгелләр чыгу һәм кызару хас", - дип кисәтә табиб.

Тешләгәннән соң талпанны алырга һәм аны тиз арада лабораториягә тикшерүгә бирергә, ә аннан соң гына температураны, кәефне һәм тиредәге үзгәрешләрне күзәтергә кирәк, ди табиб.

Автор фотосы.

 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас