Беләсең киләме?
14 Апреля , 06:15

Яшел тәмләткечләрне белеп ашагыз!

Табиб кайбер кешеләргә аларны бөтенләй кулланмаска киңәш итә.

Яшел тәмләткечләрне белеп ашагыз!Яшел тәмләткечләрне белеп ашагыз!
Яшел тәмләткечләрне белеп ашагыз!

"Россия 1" телеканалында "Доктор Мясников" тапшыруының авторы һәм алып баручысы ни өчен яшел тәмләткеч үләннәрне артык күп кулланырга ярамавы һәм ул чыннан да нинди файда китерүе турында аңлатты.

Доктор әйтүенчә, яшел тәмләткеч үләннәр кулланганда Альцгеймер авыруы куркынычының кимүе фәнни яктан расланган. Кешенең акыл эшчәнлегенә тәэсир итүче биологик актив матдәләрнең күбесе кинзәдә булуы ачыкланган. Моннан тыш, ул микробларга каршы актив көрәшә һәм табигый антибиотик булып санала.

Ул билгеләп үткәнчә, һәр яшел тәмләткеч үләндә К витамины бар, ул сөяк тукымасын ныгытучы һәм сөяк сыну куркынычын киметүче даруларның аналогы булып тора.

Моннан тыш, барлык яшел яшелчәләр, җиләк-җимешләр һәм үләннәр яман шешкә каршы тәэсир итүче, йөрәк-кан тамырлары авыруларын киметүче фолий кислотасы буенча рекордчылар булып тора.

Ләкин, нәкъ яшел тәмләткечләр сидек куыгында ташлар барлыкка килүгә сәбәпче булырга мөмкин, дип кисәтә табиб. Шулай ук яшел тәмләткечләрне канны сыекландыручы препаратлар кабул иткәндә рационнан чикләргә яки бөтенләй кулланмаска киңәш итә.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас