

Эч кычкыру һәркемгә таныш. Еш кына бу ашкайнату системасының гадәти эшләве, әмма кайвакыт ул сәламәтлек белән проблемалар турында сигнал бирә. Бу хакта "СМ-Клиника" табиб-гастроэнтерологы Иван Дворянкин “Life.ru” басмасына сөйләгән. Белгеч аңлатканча, эч кычкыру перистальтика-эчәклек мускулларының кыскаруы аркасында барлыкка килә. Аның сәбәбе, гадәттә, туклану белән бәйле.
Әгәр эч кычкыруга авырту, диарея яисә эч кату өстәлсә, чаң сугарга кирәк. Бу очракта табиб белгечкә баруны кичектермәскә киңәш итә. Гастроэнтеролог мондый симптом хас булган берничә авыруны билгели.
Лактоза ярамау. Сөт ризыклары ашаганнан соң барлыкка килә.
Артык бактериаль үсеш синдромы (СИБР). Бу вакытта юан эчәклек микрофлорасы юка эчәклектә актив үрчи.
Ашказаны асты бизенең начар эшләве. Ферментлар җитмәү ризыкның тулысынча эшкәртелмәвенә һәм аның эчәклектә әчүенә китерә.
Крон авыруы яки җәрәхәтле колит кебек эчәклекнең ялкынсыну авырулары. Алар туклыклы матдәләрне сеңдерүгә һәм моторикага йогынты ясый.
Эч кату. Ул эчтәлектә газ җыелу процессларын көчәйтә.
Автор фотосы.