

Ясмык – организм өчен бик файдалы кузаклы культура, ди нутрициолог Светлана Синиченко. Ясмык боткасының төп өстенлеге – үсемлек аксымының рекордлы дәрәҗәдә булуы, дип билгели эксперт.
Аның икенче мөһим үзенчәлеге – канга һәм энергетик тонуска уңай йогынты ясау.
— Ясмыктан пешерелгән боткада тимер бик күп, өстәвенә организм бик яхшы үзләштерә торган формада. Шулай ук магний һәм калий бар. Бу ике микроэлемент йөрәк мускулының эше өчен җавап бирә. Әгәр дә сездә кан басымы күтәрелә икән яки сез еш кына борчыласыз икән, көнне ясмык боткасыннан башларга тырышыгыз.
Тагын бер куәтле плюсы —клетчаткага бай. Азык җепселләре скраб кебек эшли, организмнан бөтен артык шлакларны чыгара. Бу иммунитетка турыдан-туры йогынты ясый, сәламәт эчәклек – ул ныклы иммунитет.
Ясмыкның кандагы шикәр дәрәҗәсенә йогынтысы да зур. Бәрәңге измәсе яки ак дөгедән аермалы буларак, бу түбән гликемик индекслы ризык. Ясмыктагы углеводлар акрын таркала. Глюкоза канга тигез порцияләр белән керә, тотрыклы энергияне сикерүләрсез тәэмин итә.
Кызыл ясмык тизрәк пешә һәм шулпа әзерләү өчен яхшы. Ул ашказаны сизгер булган кешеләргә бик яхшы туры килә. Яшел ясмык тыгызрак, ул формасын яхшырак тота һәм күбрәк клетчаткадан тора. Коңгырт ясмыкта чикләвек тәме һәм үзенә генә хас исе бар. Ул картаюны акрынайта торган антиоксидантларга бик бай.
Ясмык әзерләү — үзе бер рәхәтлек, дип билгели Светлана Синиченко:
"Борчак яки фасольдән аермалы буларак, ясмыкны төнгә суга салып куярга кирәкми. Аны юып, 20-30 минут пешерү дә җитә. Ботканы пешеп чыкканда тозлау яхшырак, югыйсә ул катып китә. Кишер, суган, бер кашык томат пастасы яки бер кисәк акмай өстәгез — һәм сезнең өстәлдә искиткеч тәмле, туклыклы һәм файдалы ризык булачак. Ул балык яки иткә гарнир буларак та, яшелчәләр белән үзен генә әзерләү өчен дә бик туры килә".
Фото: Pixabay