

Белгечләр әйтүенчә, көндезге йокы гомерне озайта. Ләкин артык озак йокламагыз: көндезге ялның оптималь озынлыгы – 20-30 минут. Хәтта төнлә бик яхшы йокыгыз туйган булса да, көндез черем итеп, сез арыганлыктан арынырсыз, сәламәтлегегезне саклап калырсыз, хәтта гомерегезне озайтырсыз.
Көндезге йокының файдасы турында биш факт.
Хәтерне яхшырта.
Көндезге кыска вакытлы тәнәфес, беренчедән, мәгълүматны кабул итү өчен җаваплы нейроннарны "уята", икенчедән, алдан килгән мәгълүматны системага салырга мөмкинлек бирә.
Башны эшләтә.
Галимнәр мәгълүматлары буенча, когнитив сәләтләрне 40 процентка күтәрү өчен көндез нибары 30 минут ял итү дә җитә. Ләкин артык озак йокламагыз: баш миенең тирән йокы фазасына чумарга өлгермәве мөһим. Югыйсә, уянгач, сез үзегезне хәлсезләнгән һәм арыган итеп хис итәрсез.
Иҗади сәләтләрне яхшырта.
Хәтта 20 минут “тәнәфес” тә ассоциатив фикерләүне яхшырту өчен җитә. Шулай булгач, әгәр берничек тә ниндидер мөһим бурычны хәл итә алмыйсыз икән, 20-25 минутка йокыга талыгыз, җавап үзеннән-үзе табылачак!
Гомерне озайта.
Алты елга озаграк яшәргә телисезме? Көндез үзегезне йокларга өйрәтегез: эксперимент күрсәткәнчә, көндез даими йоклаган кешеләрнең баш мие күләме нәтиҗәдә 15 куб сантиметрга зуррак булган. Ә алар уртача 2,5-5 елга озаграк яшәгәннәр.
Йөрәкне саклый.
Көндезге йокының тагын бер файдалы үзенчәлеге – йөрәк авырулары куркынычын киметү. Әйтик, көндез атнага ким дигәндә ике тапкыр йокласаң, йөрәкнең ишемия авыруы куркынычы – 13 процентка, ә төшке аштан көн аралаш бераз йоклап алсаң 34 процентка кими.