

Русия җырчысы Григорий Лепс балалар йортыннан 4 һәм 6 яшьлек ике малайны уллыкка алырга ниятләгән. Халык артисты инде алкогольдән баш тарткан һәм тәрбиягә алган улларына үз исем-фамилиясен бирергә карар кылган.
Кайбер чыганаклар мәгълүматларына караганда, ятимнәр аның продюсерлык үзәгендә яшәячәк: алар өчен бүлмәләр, спорт залы һәм уку аудиториясе булдырылган. 18 яшькә кадәрге программада — даими рәвештә спорт, ингиз теле буенча репетитор белән белән шөгыльләнү каралган.
Ләкин бер шарты бар – Лепс даими рәвештә малайлар янында була алмый. Бай гастроль графигы аркасында инглиз телен белүче няня ялларга туры киләчәк, ул, артист Мәскәүдән читтә булганда, балаларны мәктәпкә йөртәчәк. Җырчы үзе моны зур җаваплылык дип атый һәм эшне ахырына кадәр җиткерергә ант итә.
Документларны рәсмиләштерү өчен дүрт ай вакыт калган: Григорий Викторович сүзләренчә, аның үз балаларын тәрбияләргә вакыты булмаган, артистның ике никахтан дүрт баласы бар. Уллыкка балалар алу теләге үзенеке – 12 һәм тәрбиягә алган 5 баласы булган күпбалалы дусты белән сөйләшүләр йогынтысында барлыкка килгән
Лепс сайлауга җитди киләчәген әйткән. Балаларның шәҗәрәсе, геннары җентекләп өйрәнеләчәк. Җырчының планында – өч ятим баланы сыендыру.
Фото: lada.kz