Беләсең киләме?
22 Апреля , 04:25

Кичке алтыдан соң ашамау дөресме?

Белгеч моның организмга йогынтысын аңлатты.

Кичке алтыдан соң ашамау дөресме?Кичке алтыдан соң ашамау дөресме?
Кичке алтыдан соң ашамау дөресме?

Кичке алтыдан соң ашаудан тазарырга мөмкин дигән ышану – миф. Бу хакта диетолог-нутрициолог Роман Пристанский «Радио 1» белән әңгәмәдә сөйләгән. Аның сүзләренчә, организм төнлә күзәнәкләрне тергезү, гормоннар синтезы һәм тукымаларны “ремонтлау” белән шөгыльләнә, ә бу процесслар өчен энергия кирәк.

“Ни өчендер кичке 18:00 тылсымлы булып тоела. Ләкин санасак, бу стратегиянең җитди минусы бар. Без 00:00дә ятабыз – бу 6-7 сәгать ризыксыз тору дигән сүз, ягъни организм өчен 12-14 сәгать ачлык килеп чыга. Якты көннең яртысын гомумән берни ашамыйча торып карагыз. Гади кеше өчен моның мәгънәсе юк”, – ди Пристанский.

Диетолог шулай ук ашау арасындагы озак вакытлы тәнәфесләр шикәр дәрәҗәсе сикерүгә һәм мускул массасы югалуга китерә, дип өстәде.

 

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас