Беләсең киләме?
27 Апреля , 06:50

Уфага Безруков килә

Башкалада “ЭХО БДФ” зур балалар фестиваленең махсус программасы узачак.

Уфага Безруков киләУфага Безруков килә
Уфага Безруков килә

27 майдан 1 июньгә кадәр Русиянең халык артисты Сергей Безруков җитәкчелегендә “Башкортстанның БДФ кайтавазы” зур балалар фестиваленең махсус программасы узачак. Проект Президентның Мәдәни башлангычлар фонды, Русия Мәдәният министрлыгы, Башкортостан Республикасы Хөкүмәте ярдәмендә тормышка ашырыла.

“Башкортстан Республикасының БДФ кайтавазы” махсус программасы кысаларында төбәктә спектакльләр, нәфис һәм анимацион фильмнар күрсәтү, язучылар һәм иллюстраторлар белән иҗади очрашулар, шулай ук 60тан артык белем бирү чаралары уза.

Уфа халкын һәм кунакларын Мәскәү, Санкт-Петербург, Казан, Тверь, Омск, Ульяновск шәһәрләреннән 8 спектакль һәм Башкортстан театрларының 6 спектакле көтә.

Программаны Мәскәү Губерна театрының “Нәни принц" (12+) музыкаль әкияте ача. "Башкортостан”  дәүләт концерт залы сәхнәсендә төп рольдә Русиянең халык артисты Сергей Безруков чыгыш ясаячак.

 “БДФ кайтавазы" махсус программасы 2021 елдан Русия төбәкләрендә яшәүчеләрне төрле елларда Зур балалар фестивале лауреатлары булган иң яхшы куелышлар, фильмнар һәм китаплар белән таныштыра. Программага яшь тамашачылар өчен белем бирү блоклары, мәдәният хезмәткәрләре һәм мәктәп театрлары педагоглары өчен семинарлар да керә. Проект заманча сәнгатькә юл ача һәм яшьләрнең иҗади үсешенә ярдәм итә, шулай ук һөнәр осталарына эшләү өчен файдалы кораллар бирә. Биш ел эчендә программа 16 төбәктә 20 тапкыр үткәрелгән – Калининградтан Камчаткага кадәр, Карелиядән һәм Юградан Дагыстанга кадәр, Севастопольдән Алтайга кадәр.

Фото: фестиваль архивыннан

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас