

1 майда җылы булса, май ахыры салкынча булыр.
2 майда каен яфрак ярса, җәй коры килер.
3 майда ике яки өч катлы салават күпере чыкса, берничә көннән көчле яңгыр булыр.
4 майда шомырт чәчәк атса, җәй җылы килер.
5 майда төнлә салкынайтса, 40 көн буена иртәләр салкын булыр.
6 майда көн суык булып, бер атнада тагын кабатланса, җылы көз көтегез.
7 майдан соң, гадәттә, 12 көн суык була.
8 майда яңгыр яуса, арыш уңа.
9 майда көндез җил көчле булып, кичкә тынса, тотрыклы аяз көннәргә ишарә.
10 майда кояш чыкканда көн аяз булса – җәй җилле булыр.
11 майда таң атканда йолдызлар җемелдәшсә, якын арада яңгыр көтелә. Тавыклар ояга яки сарайга кереп качса, көн суыта.
12 майда көчле җил — көчле яңгыр алып килә.
13 майның җылы киче һәм йолдызлы төне – мул уңыш билгесе.
14 майда көн бозыла икән, кыш салкын булыр.
15 май төнендә сандугач төне буе сайрап чыга икән, кояшлы көн көтегез.
16 майда шомырт чәчәк атса – салкынайта, шомырт чәчәге күп булса, яңгырлы җәй килә.
Автор фотосы.