

Кытайда мәктәптә физкультура укытучысы булып эшләүче Бай Цзян исемле ир соңгы 30 елда 300гә якын баланы тәрбиягә алган, дип яза “South China Morning Post” басмасы. 52 яшьлек ирне “супер әти” дип йөртәләр.
Хәзер ул 20-30 баланы сыйдыра алырлык торак арендалый. 1995 елдан ким дигәндә 276 балага ярдәм иткән, аның тәрбияләнүчеләре арасында тома ятимнәр дә, ата-аналары ташлап киткән балалар да бар. Бай Цзянь тәрбияләгән балаларның кайберләре, үскәч, профессиональ атлетлар, дәүләт хезмәткәрләре һәм университет укытучылары булып киткән.
Бай Цзянь уллыкка алган 100дән артык бала – югары белем, ә 50се югары спорт разряды алган. Аның йортын 20 ел дәвамында төрле ярышларда балалар яулаган 1300 медаль бизи.
Шәхси тәҗрибәсен исәпкә алып, Бай Цзян аның балалары спортка җитәрлек игътибар бирергә тиеш дип саный. Һәр иртә ул аларны 4:30 да йөгерергә уята. Аның тәрбиясендә булган балалар көненә 12 чакрым йөгерә.
"Спорт – гадел. Нәрсә чәчсәң, шуны урырсың", - ди Бай Цзян. Спорт яраткан балалар тормышка тизрәк яраклаша, дип өметләнә ул.
Бай Цзян үзе гади гаиләдә туып үскән. Балаларны аякка бастыру өчен ул бурычка акча алып торырга, буш вакытында өстәмә акча эшләргә дә мәҗбүр. “Супер әти" 46 яшендә генә өйләнә алган, аның үз баласы 2020 елда туган. Күп кенә кызлар егетнең мондый хәйрия эшчәнлеген кабул итә алмыйча, аны ташлап киткәннәр. Аның каравы, ул үстергән балалар әтиләрен онытмый.