+17 °С
Облачно
Журналга язылу

Теш щеткасын сирәк алыштырасызмы?

Табиб киңәшен истә тотыгыз.

Теш щеткасын сирәк алыштырасызмы?Теш щеткасын сирәк алыштырасызмы?
Теш щеткасын сирәк алыштырасызмы?

Теш щеткасын һәр туксан көн саен алыштырырга кирәк. Бу вакыт эчендә щетка тыгызлыгын югалта, нәтиҗәдә, бактерияләр үрчү өчен бик уңайлы мохит туа. Бу хакта “NEWS.ru” басмасына табиб Елена Павлова сөйләгән.

Белгеч кисәтүенчә, искергән щетка тешләрне начар тазарта, эмальне боза һәм уртларны бозарга мөмкин. Дымлы щеткада бактерияләр үрчи. Ә ванна һәм бәдрәф берләштерелгән бүлмәдә һавадан энтеробактерияләр дә өстәлергә мөмкин.

Табиб билгеләвенчә, теш щеткаларын унитаздан бер метрдан да ким булмаган урында, коры стаканда вертикаль рәвештә сакларга кирәк. Гигиена чараларын вакытында алыштыру – сәламәтлекне кайгырту, ди табиб.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас