+24 °С
Облачно
Журналга язылу

“Балаларга ата-ана даны комачаулый..."

Ни өчен Газмановның кызы камералардан кача?

“Балаларга ата-ана даны комачаулый..."“Балаларга ата-ана даны комачаулый..."
“Балаларга ата-ана даны комачаулый..."

Олег Газманов, хатыны Марина белән, Марианна исемле кыз үстерә. Марианна балачактан ук иҗади сәләткә ия, талантлы бала. Ләкин ул ябык яшәү рәвешен сайлаган. Кыз, әтисеннән аермалы буларак, медиялелеккә, популярлыкка омтылмый. “Юл радиосы йолдызлары” концертында җырчы кызының объективлар үзәгендә булмавын үзенең популярлыгы белән аңлаткан.

"Билгеле әти-әниләрнең балаларына зур җаваплылык йөкләнә. Бу балаларга, һичшиксез, комачаулый. Марианна гомумән төшәргә дә, экраннарда күренергә дә теләми. Бу җиңел түгел. Төрле сәбәпләр аркасында", - дип аңлаткан Олег Газманов.

Билгеле булуынча, Газманов хатыны Маринаның беренче никахында туган улын уллыкка алган.

Артистның үзенең дә беренче никахыннан улы бар. Родион әтисе кебек үк сәхнә юлын сайлаган. Ул әтисенең тормыш кыйммәтләрен уртаклаша һәм аны ачыктан-ачык хуплый.

Фото: eg.ru

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас