

Ведомствоның фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд русиялеләргә май кояшында күбрәк йөрергә киңәш итә, чөнки ул хәвефсез, файдалы һәм яхшы “загар” бүләк итә.
Ультрашәмәхә нурланышы индексы якынча июньдә, Русиянең көньягында исә май ахырында хәвефле күрсәткечләргә ирешә башлаячак. “Гидрометеоүзәк” шул мизгелдән русиялеләрне "хәвефле кояш" турында кисәтә башлый, дип хәбәр итә ведомствоның фәнни җитәкчесе Роман Вильфанд.
"Иң куркыныч ультрашәмәхә кояш күктә югары булганда барлыкка килә. Әлеге вакытта кояш файдалы. Анда ультрашәмәхә аз, майда кояшта кызыну, июньнән аермалы буларак, бик файдалы", — дип билгели метеоролог.
Ультрашәмәхә нурланыш дәрәҗәсе шкала буенча 1дән 11гә кадәр бәяләнә. 1дән 2гә кадәр әһәмияттәге нурланышның түбән дәрәҗәсенә туры килә, 3тән 5кә кадәр — уртача, 6дан 7гә кадәр — югары, 8дән 10га кадәр — бик югары, ә 11дән югары экстремаль санала. Шул ук вакытта индексның 3тән 7гә кадәр билгеләре булганда, төшке сәгатьләрдә күләгәдә булырга, озын җиңле киемдә һәм эшләпә кияргә, шулай ук кояштан саклаучы крем сөртергә киңәш ителә. 8дән югарырак булганда көндезге сәгатьләрне бина эчендә үткәрү яхшырак.
Автор фотосы.