+13 °С
Облачно
Журналга язылу

Лаләләр алдагы елга тагын да эрерәк булачак

Алар чәчәк атканнан соң, берничә кагыйдәне үтәргә кирәк.

Лаләләр алдагы елга тагын да эрерәк булачакЛаләләр алдагы елга тагын да эрерәк булачак
Лаләләр алдагы елга тагын да эрерәк булачак

Лаләләр чәчәк атканнан соң, чәчәк урнашкан сабагын пөхтә итеп кисеп алыгыз. Үсемлеккә орлык өлгерүгә көч сарыф итәргә ирек бирмәгез. Бу бик мөһим: суган барлык тупланган туклыклы матдәләрне сакларга тиеш.

Яфракларга әлегә тимибез. Алар яшел булганда, үсемлек азык туплауны һәм аны суганга тапшыруны дәвам итә. Яфракларын тулысынча саргайгач һәм җиргә яткач кына кисәргә мөмкин. Суганчасын да яфраклары саргаймыйча казып алырга ярамый. Гадәттә бу чәчәк атканнан соң 2-3 атна узгач була. Чәчәк атканнан соң лаләгә су сипмәгез.

Күп кенә бакчачылар чәчәкнең суганчасын 3-5 елга җирдә калдыра. Шулай эшләгәндә лаләләр эрерәк, куерак булып үсә.

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас