

Күп кешеләр, эш атнасы дәвамында йокы җитмәүне компенсацияләү өчен, ял көннәрендә озаграк йокларга тырыша. Әмма табиб-терапевтлар ял көннәрендә озак йоклауның җитди нәтиҗәләре турында кисәтә.
Шимбә һәм якшәмбе көннәрендә озак йоклау организмның табигый биологик ритмнарын боза. Бу эш көннәрдәге йокы сыйфатына тискәре йогынты ясый. Кеше якшәмбе кичендә йоклап китә алмый җәфалана һәм дүшәмбе иртәсендә арыганлык тоярга мөмкин.
Моннан тыш, артык йокы баш авыртуга, игътибарны туплауның кимүенә һәм кәефнең начараюына китерә. Организм озак йоклауны организмдагы процессларның акрынаюына сигнал итеп кабул итә башлый, бу исә авырлыкның артуына китерергә мөмкин.
Табиблар хәтта ял көннәрендә дә тотрыклы йокы режимын сакларга киңәш итә. Өлкән кеше өчен йокының оптималь озынлыгы – 7-8 сәгать. Йокларга яту һәм уяну бер үк вакытта булсын, ә ял итеп алу өчен 30 минуттан да артык булмаган көндезге йокы яхшырак.
Автор фотосы.