+25 °С
Облачно
Журналга язылу

Балага ничә яшьтән җиләк ашатырга ярый?

Сатуга чыккан җиләкләр күз кызыга шул.

Балага ничә яшьтән җиләк ашатырга ярый?Балага ничә яшьтән җиләк ашатырга ярый?
Балага ничә яшьтән җиләк ашатырга ярый?

Күпчелек педиатрлар фикеренчә, җиләкне 9-10 айдан да иртәрәк бирергә ярамый. Бала барысы да ашаган ризык белән туклана башлагач, рационга бакча җиләге кертә башларга мөмкин. Бу якынча бер яшь-яшь ярымга туры килә.

Иммунолог, аллерголог һәм педиатр Екатерина Морозова да өч яшь тулганны көтәргә кирәкми, җиләкне рационга бер яшьтән кертергә мөмкин, дип саный. Ләкин берничә кагыйдәне истә тотарга кирәк: беренчедән, бала җиләкне бик яратса да, берьюлы күп бирергә ярамый. Башта организмның яңа ризыкка реакциясен күзәтергә кирәк. Бер яшьлек балага җиләкнең көндәлек нормасы уртача зурлыктагы 2-3 данәдән артмаска тиеш. Әлбәттә, башта кечкенә җиләк кисәгеннән башларга кирәк.

Икенчедән, җиләкләр яхшы  итеп юылган булырга тиеш.

Аллергия реакциясе төрлечә булырга мөмкин. Әйтик, тәнгә тимгелләр чыгу, эч китү, битнең һәм күзләрнең кызаруы. Әгәр җиләк ашаганнан соң күңел болгану, косу, эч авырту, тән тиресенең агаруы, аң буталу кебек билгеләр барлыкка килсә, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу анафилактик реакция билгеләре булырга мөмкин.

Җиләкне рационга беренче тапкыр керткәндә, аны бала авырганда яисә аллергия билгеләре булганда бирергә кирәкми, чөнки җиләккә реакцияне бәяләү авыр булачак.

Шуны истә тоту мөһим: кечкенә бала әле чәйни белми, шуңа да аны кечкенә кисәкләргә бүлеп яисә изеп ашатырга кирәк.

Бакчада үскәнеме, базарда сатылганымы, әллә кибеттәгесеме дигән сорау урынсыз тоелса да, ачыклык кертү кирәк. Әлбәттә, үз бакчаңда үскән җиләккә җитми. Ә ул өлгергәнче? Нормативлар һәм ГОСТларны үтәү ягыннан челтәрле кибетләрдән сатып алу хәвефсезрәк, ди табиблар.

Автор фотосы. 

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас