

Тырнакларда ак таплар булу хәвефле билге. Бу хакта "Кичке Мәскәү" басмасына билгеле табиб-диетолог Елена Соломатина сөйләгән.
Табиб белдерүенчә, ак таплар организм эшчәнлегендә, аерым органда проблемалар булуы турында сөйли. Тырнактагы таплардан тыш, тән тиресе кызарырга, шулай ук колакларда һәм муенда гиперемия барлыкка килергә дә мөмкин икән.
"Бу нинди дә булса орган эшчәнлегендә өзеклек турында сөйли торган бик үк яхшы булмаган билге. Мондый таплар организмда мышьяк, кадмий һәм башка авыр металлар барлынага да ишарәли", — дигән Соломатина.
Фото: ИИ