

Бүген туган Ай бик гадәти түгел, чөнки ул Үгезбозау йолдызлыгында булачак. Ай туган көнне чәчү-утырту утырту эшләрен башкарырга ярамый.
Бу көнне үсемлекләр бик “хәлсез” була, ә аларның җир өстендәге өлешенә күп итеп сут җыела. Шуңа да аларны зарарлаудан сак булырга кирәк. Ай туган көнне чәчәргә, күчереп утыртырга, ботакларны кисәргә, яшелчә башларын өзәргә киңәш ителми.
Иртәгә Ай акрын гына үсә башлаячак. Үсүче Ай 19, 20 майда — Кысла, 23-25 майда — Кыз, 26, 27 майда — Бизмән, 28-30 майда Чаян йолдызлыгында булачак. Бу көннәр чәчү, утырту эшләре өчен уңайлы дип санала. Кемнәр утыртып өлгермәгән, бәрәңге, суган, чөгендер утырту, теплицага помидор, борыч чыгару өчен яхшы вакыт. Шулай ук, теплицага укроп, петрушка, шпинат, салат, базилик кебек яшел тәмләткечләр, редис чәчеп куярга була. Кәбестә үсентеләрен утырту өчен дә уңайлы вакыт булачак.
Чәчәкләр үстерергә яратучыларга бүлбеле һәм суганлы чәчәкләр утырту уңышлы булачак. Шулай ук, бакчага җимеш агачлары утырту өчен дә уңайлы көннәр көтелә. Тик агач, куак ботакларын кисәргә киңәш ителми.
Бакчачыларга, шулай ук, зарарлы бөҗәкләргә каршы көрәшү нәтиҗәле булачак.
Автор фотосы.