

Тәмле суны эчкәндә беркем дә аның зарарлы яклары турында уйлап тормый. Ә шулай да газлы су сатып алганда бик игътибарлы булырга кирәк.
Башта аның төсенә күз салыгыз. Әгәр ул бик ачык, чагу төстә икән, димәк, анда синтетик буяулар кушылган.
Суның саклану вакытын (ул 3 айдан алып 6 айга кадәр булырга тиеш ) һәм консервантлар булу-булмавын карагыз. Язуында Е338 –ортофосфор кислотасы һәм Е211— натрий бензоатомы булган суны эчәргә киңәш ителми.
Газлы суның консервантларсыз булу-булмавын тикшерү өчен аңа бер чәй калагы сода салып кайнатып карарга кирәк. Мондый ысул белән яшел, сары яки коңгырт-сары төстәге суларны тикшереп була. Газлы эчемлек үз төсендә калса, димәк, ул химикатлардан гына тора. Әгәр куе коңгырт төс алса, сезгә чын газлы су эләккән була.
Газлы эчемлектә консервантлар булуын тикшерүнең тагын бер ысулы: сулы шешәгә чеметем генә чүпрә салып, аның авызына шар кидерегез. Әгәр ул бераздан кабарып чыкмый икән, димәк, анда консервантлар кушылган.
Газлы эчемлекне бик еш эчәргә ярамый, ул сәламәтлеккә зыян китерә. Аны еш кулланучыларга ашказан асты бизенең эшчәнлеге бозылу, бөергә ташлар утыру, шикәр диабеты авыруы барлыкка килү, организмда кальций азаю, теш эмале какшау куркынычы яный.
Шулай да сирәк булса да газлы эчемлек сатып аласыз икән, шешәдәге этикетканы укыгыз һәм составын өйрәнегез. Бигрәк тә балаларны сыйларга уйлаганда, сак булыгыз.
Автор фотосы.