+11 °С
Облачно
Журналга язылу

Тагын өч кыска эш атнасы көтә

Якындагысы кайчан көтелә?

Тагын өч кыска эш атнасы көтәТагын өч кыска эш атнасы көтә
Тагын өч кыска эш атнасы көтә

Русиялеләрне агымдагы ел ахырына кадәр тагын өч кыскартылган эш атнасы көтә, дип хәбәр итә «РИА Новости» агентлыгы.

Якындагы кыска эш атнасы июньдә көтелә. Эш көннәре 8 июньнән 11 июньгә кадәр булачак, аннары ил халкы 12 июньдә Русия көнен билгеләп үтәчәк. Гомумән алганда, русиялеләр өч көн рәттән ял итә алачак.

Аннан соңгы кыскартылган эш атнасы ноябрьгә туры килә. 4 ноябрьдә Халыклар бердәмлеге көнен бәйрәм итү сәбәпле, 2, 3, 5 һәм 6 ноябрь эш көннәре булачак.

Тагын бер кыска эш атнасы ел ахырында көтелә.  28-30 декабрьдә эшлибез. Пәнҗешәмбе, 31 декабрь, ял көне булачак, аннары Яңа ел каникуллары башланачак.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас