Бакча җиләгенең шәп сортларын гына утыртыгыз

Тәҗрибәле бакчачылар мул уңыш бирә торганнарын үстерергә киңәш итә.

Бакча җиләгенең шәп сортларын гына утыртыгызБакча җиләгенең шәп сортларын гына утыртыгыз
Бакча җиләгенең шәп сортларын гына утыртыгыз

Бакча җиләгенең берничә йөз сорты бар. Аларның һәркайсы тәме, өлгерү вакыты, төсе, салкынга чыдамлыгы һәм башка билгеләре белән аерыла. Тәҗрибәле бакчачылар җиләкнең иң яхшы 10 сортын үстерергә тәкъдим итә.

Җиләкнең сортларын җәй көне бер тапкыр уңыш бирә һәм сезонга ике, хәтта аннан да күбрәк тапкыр уңыш китерә торган яисә ремонтант сортларга бүләләр.

Җәен бер тапкыр уңыш бирә торган иң уңышлы сортлар – “Альба, “Азия”, “Вивальди”, “Азия” сортлары.

Ремонтант сортларга килгәндә, белгечләр “Купчиха”, “Фестивальная”, “Мурано”, “Брайтон”, “Мальвина”, “Клери”ны иң уңышлылар дип саный.

Бакча җиләкләре арасында бигрәк тә ”Мурано”, “Брайтон”, “Альба”, “Азия” сортлары мул уңыш бирүләре белән аерылып тора. Мәсәлән “Альба” һәм “Азия” бер төптән 1-1200 грам җиләк бирсә, “Клери” 300 грамм уңыш бирә. Аның каравы, соңгысы иң татлы җиләкләрнең берсе.

Әгәр дә сез төрле чирләргә һәм корткычларга каршы торырлык сорт үстерергә уйласагыз, һичшиксез, “Мурано”ны сайлый аласыз. Ә инде яхшы кыш чыгучы җиләк сортлары кирәк икән, димәк, “Клери” һәм “Мальвина”ны үстерү отышлырак.

Ә сезнең бакчада нинди җиләкләр үсә, дуслар?

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас