Төче чияне күп ашамагыз!

Белгеч аның төсенә дә игътибар итәргә киңәш итә.

Төче чияне күп ашамагыз!Төче чияне күп ашамагыз!
Төче чияне күп ашамагыз!

Табиб-диетолог Наталья Круглова кибетләрдә, базарларда төче чия сатыла башлады, шуңа күрә халык аны күпләп ашый башлый, дип белдерә. Ләкин бу хәвефле булырга мөмкин, ди белгеч.

Табиб төче чияне артык күп ашау хәвефле булуы турында кисәтә. Бу гәүдә авырлыгы артуга, эч йомшаруга, ашказаны-эчәк системасы органнарына начар тәэсир итүгә, шулай ук эч күбүгә китерә. Мондый хәлгә тарымас өчен, ул җимешне тәүлегенә 200-300 грамм ашарга киңәш итә.

 Диетолог төче чияне суыткычта, яшелчә һәм җиләк-җимеш бүлегендә сакларга кирәклеген белдерә. Әмма вакыт узу белән ул бозыла башлый — моны аның төсе буенча ачыклап була.

"Әгәр җимешләр көрән төс ала, йомшара икән, алар бозыла башлаган дип әйтергә була. Мондый төче чия белән агулану куркынычы юк, әмма аның тәме үзгәрәчәк, анда витаминнар азрак булачак”, — дип нәтиҗә ясый белгеч.

Шулай ук, шикәр диабеты булган кешеләргә бу җимешне күп кулланудан тыелырга чакырды.

 

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас