+21 °С
Облачно
Журналга язылу

Кивины кабыгы белән ашагыз!

Ни өчен болай эшләргә кирәк, дисезме?

Кивины кабыгы белән ашагыз!Кивины кабыгы белән ашагыз!
Кивины кабыгы белән ашагыз!

“Роспотребнадзор” яшелчәләрнең һәм җимешләрнең кабыгын чистартып ашарга киңәш итә, чөнки анда пестицидлар күп. Бигрәк тә үзебезнең бакчада үстерелмәгән яшелчәләрдә күп алар.

Ләкин яшелчәләр кабыгында бик күп файдалы матдәләр бар, алар кайвакыт яшелчәнең эченә караганда да күбрәк була. Диетологлар, хәтта кивины да кабыгы белән ашарга кирәк, ди.

Табиблар кабыгыннан чистартырга кирәкмәгән алты яшелчә һәм җиләк-җимешне атаган. Ләкин аларны куллану алдыннан яхшылап юарга кирәк.

 Мондый яшелчәләрнең беренчесе һәм иң мөһиме — кыяр. Кабыгы аркасында ул ике сәгать эчендә эшкәртелә. Организм озак вакытка тук булып кала. Табиб-диетологлар белдерүенчә, кыяр кабыгында клетчатка һәм В төркеме витаминнары бар.

Кабыгын чистартырга киңәш ителмәгән яшелчәләр һәм җимешләр исемлегенә помидор, виноград, баклажан, алма һәм кабак керә. Баклажанда һәм кабакта барлык файдалы әйберләр кабыгында гына туплана.

Автор фотосы.

Автор:Зөлфия Фәтхетдинова
Читайте нас