+21 °С
Облачно
Журналга язылу

Стресс гомерне кыскарта

Даими борчылулар сәламәтлеккә зур зыян китерә, ди белгеч.

Стресс гомерне кыскартаСтресс гомерне кыскарта
Стресс гомерне кыскарта

Эштә даими стресс  кичерү гомер озынлыгын кыскартырга мөмкин. Бу хакта “Pravda.Ru” басмасына гаилә психологы Алена Леонова сөйләгән.

Аның сүзләренчә, даими йөкләнешләр организмны үз-үзен юкка чыгару режимына күчерә һәм тизләтелгән картаю процессларын кузгатып җибәрә.

"Стресс гомер озынлыгына йогынты ясый һәм аны, һичшиксез, кыскарта. Аеруча дистресс яисә хроник стресс. Ә менә бер тапкыр кичерелә торган кыска вакытлы борчылулар сәламәтлеккә зур зыян китерми, чөнки ул организмның көчен мобилизацияли", - дип аңлатты Леонова.

Белгеч сәламәтлеккә зыян китермәс өчен җыелып килгән эчке киеренкелекне игътибарсыз калдырмаска чакыра.

Автор фотосы.

 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас