

Суд приставлары Магнитогорск металлургия комбинатының “Уральские зори” балаларны савыктыру-белем бирү комплексы эшен туктатты. 27 майда суд приставлары лагерь территориясен япканнар, мөһер сукканнар. Ул 2 июньгә кадәр эшләмәячәк.
"Комплексның вазыйфалы затлары учреждениене суд билгеләгән срок тәмамланганчы законсыз рәвештә ачкан очракта административ һәм җинаять җаваплылыгы турында кисәтелгән. Суд карарын үтәү Русия Федераль суд приставлары хезмәтенең Башкортстан Республикасы буенча Баш идарәсе контролендә тора", - диелә ведомство хәбәрендә.
Элегрәк Әбҗәлил районы суды “Уральские зори” Магнитогорск металлургия комбинатының балаларны савыктыру-ял итү комплексында туклануны оештыруда санитар-эпидемиологик таләпләрне бозган өчен гаепле дип тапкан иде.
Судта ассызыкланганча, мондый хокук бозулар балалар сәламәтлегенә турыдан-туры куркыныч тудыра һәм киңкүләм агулануларга китерергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, 11-15 яшьлек 16 бала “Уральские зори” лагеренда эчәк инфекциясе йоктырган. Беренчел мәгълүматлар буенча, ул ашханә хезмәткәрендә булган. Авыруларда норовирус тапканнар.
Балаларның хәле хәзер канәгатьләнерлек, аларның гомеренә куркыныч янамый.
Фото: : пресс-служба | УФССП по РБ