+17 °С
Облачно
Журналга язылу

Бәрәңгегә тозны кайчан салырга?

Тоз салу вакыты ризыкның тәменә йогынты ясый.

Бәрәңгегә тозны кайчан салырга?Бәрәңгегә тозны кайчан салырга?
Бәрәңгегә тозны кайчан салырга?

Бәрәңге пешергәндә тозны кайчан салырга?  РБК Life эксперт бу сорауга аңлатма биргән.

Бәрәңге пешергәндә тозның кайчан салынуы тәмгә дә, текстурага да йогынты ясый. Монда осмос принцибы эшли: “бәрәңге — су" тоз балансына омтыла, һәм пешергәндә тоз туп-туры яшелчә күзәнәкләренә үтеп керә. Кайчан тозларга дигән сорауга, нинди ризык әзерләвегезгә карап, җавап бирергә була.

Бәрәңгене  бөтен килеш яисә ярып пешергәндә, су кайнап чыкканнан соң тоз салу яхшырак. Тоз суның кайнау температурасын күтәрә һәм бәрәңге өслегендә тыгызрак тышча ясарга булыша. Нәтиҗәдә бәрәңге бербөтен булып кала, таралмый, ләкин эчтән йомшак булып кала. Бу кагыйдә гарнир, салат өчен яхшы.

Бәрәңге измәсе пешергәндә, киресенчә, ул иң элек изелеп пешәргә тиеш. Шуңа күрә тозны иң ахырда салалар. Башта ук тоз салсагыз, бәрәңге ныгып, катыбрак китәчәк. Измә әзерләгәндә тозны пешерү тәмамланырга берничә минут кала салалар.

Фото: ЯИ 

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас