

“СберЗдоровье” медицина компаниясе эндокринологы Виктория Садовская иртәнге аш өчен нинди ризыкларның зыянлы булуы турында “Лента.ру" басмасына сөйләгән.
"Иртәнге ашка майлы һәм кыздырылган ризыклар, мәсәлән, фастфуд, колбаса һәм камыр ризыкларыннан качарга кирәк. Алар ашказаны һәм үңәч арасындагы клапанны — аскы үңәч сфинктерын йомшарта, ашказанының бушануын акрынайта. Нәтиҗәдә, үңәчкә кислота ташлана һәм сару кайнау ихтималы арта, бигрәк тә ризык тиз һәм зур порцияләр белән ашалган очракта", — дип кисәтә табиб.
Шулай ук, эндокринолог сүзләренчә, иртәнге ашка гади углеводлар күп булган ризыклар, мәсәлән, кәнфит яки татлы “хлопья” кебек ризыклар кулланмау яхшырак. Алар кандагы шикәр күләменең кискен сикерешен китереп чыгара һәм даими куллану вакытында эчәклектә проблемалар, шул исәптән диабет үсеше куркынычын арттыра. Мондый иртәнге аш шулай ук озакка туенуны тәэмин итми, шуңа күрә бер-ике сәгатьтән яңадан ачлык хисе барлыкка килә, — дип ассызыклый табиб.
Садовская кайбер боткалар файдага караганда күбрәк зыян китерә, ди табиб. Мәсәлән, глютен ярамаган кешеләргә булгур, борай ярмасы һәм бодайдан әзерләнгән боткаларны ашарга киңәш ителми, чөнки аларда бу аксым бар. Хәвефсез алмаш сыйфатында дөге яки карабодай боткасын сайларга мөмкин, дип ачыклык кертте табиб.
Автор фотосы.