

Сабантуй көннәрдә Башкортстан районнарында аттракционнар урнаштыруга игътибарлырак булачаклар. Район башлыклары дәүләт техника күзәтчелеге органнарында вакытлыча теркәлмәгән эшкуарларга карусельләр урнаштырырга рөхсәт итмәскә мөмкин. Бу хакта Хөкүмәтнең ЦУРдагы оператив киңәшмәсендә ведомство җитәкчесе Урал Искәндәров хәбәр итте.
"Муниципаль берәмлекләр башлыкларын дәүләт техника күзәтчелеге органнарында вакытлыча теркәлмәгән аттракцион техника урнаштыруга рөхсәт бирмәүләрен сорыйм, ә республика халкын сак булырга һәм аттракцион техникада шуганда кагыйдәләрне үтәргә чакырабыз”, - диде Үзйөрешле машиналарның һәм башка төр техниканың техник торышын күзәтү буенча дәүләт комитеты рәисе.
Фото: bashinform.ru