

ОРВИ һәм аллергия симптомнары еш кына охшаш, әмма аллергия вакытында борында кычыту һәм күзләрнең шешенүе күзәтелә, ә ОРВИ вакытында еш кына бизгәк һәм тән авырту кебек билгеләр була.
"Аллергия вакытында борын, күзләр, колаклар һәм тамакта кычыту, күзләрнең кызаруы һәм шешенүе күзәтелә. Симптомнар эпизодик рәвештә аллерген белән контактта булганда барлыкка килә һәм аны бетергәннән соң юкка чыга. Һәм иң мөһиме – аллергик реакцияләр вакытында температура күзәтелми", - дип аңлатты Европа медицина үзәгенең Дерматовенерология һәм аллергология клиникасының өлкән табиб-дерматологы Каринэ Варданян.
ОРВИ вакытында, киресенчә, температура – иң еш очрый торган симптом. Моннан тыш, бу авыру тамак авыртуы, тән сызлау һәм көчле баш авыртуы белән бергә бара.
Табиб беренче аллергик реакцияләр беренче тапкыр өлкән яшьтә дә күзшәтелергә мөмкин, дип кисәтте. Бу очракта бу халәтнең элек кичергән салкын тию авыруларына охшаганмы икәнлеген бәяләргә кирәк.
Автор фотосы.