

Төче чия, гадәттә, июнь башында-уртасында өлгерә башлый. Ә июль ахырында сезон тәмамлана. Пешкән, тәмле, иң мөһиме, файдалы бу җимешкә каршы тору авыр. Төче чия бик күп файдалы сыйфатларга ия. Ул антиоксидантлар, А, С, К витаминнары, минераллар (калий, магний, кальций) һәм клетчатканың искиткеч чыганагы. Төче чия организмны хроник авырулардан саклый, күрү сәләтен яхшырта. Шулай ук сөякләрне ныгыту, холестерин дәрәҗәсен киметү, хәтерне һәм йокы сыйфатын, матдәләр алмашын, ашкайнатуны яхшырту, эч кибүне булдырмау кебек үзенчәлекләргә дә ия.
Төче чиянең көнлек нормасы якынча 200-300 грамм, бу бер стаканга туры килә. Моннан тыш, аны көннең беренче яртысында ашау яхшы: шулай ул җиңелрәк үзләштерелә. Ач карынга ашарга тырышмагыз.
Төче чия тәмле һәм файдалы булса да, кайбер авырулар вакытында аның зыяны булырга мөмкин. Әйтик, бөердә, сидек юлларында таш булганда, ашказаны-эчәк трактының хроник авырулары булган кешеләр дә бик сак булсын, чөнки төче чиядә лайлалы тышчаларны ярсытучы матдәләр бар.
Йөкле һәм имезүче хатын-кызларда бу җимеш эч кабару кебек уңайсызлык хисе тудырырга мөмкин, ә яңа туган балада аллергиягә китерергә мөмкин.
Автор фотосы.