

Русиядә әниләргә балалар тәрбияләгән өчен хезмәт хакы түли башларга мөмкиннәр.
Балалар тәрбияләү белән шөгыльләнүче аналарга хезмәт хакы түләргә кирәк, аның күләме минималь хезмәт хакыннан (МРОТ) түбән булмаячак. Дәүләт думасының информсәясәт комитеты рәисенең беренче урынбасары Марина Ким шундый нәтиҗәгә килгән. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.
Петербург халыкара икътисадый форумы (ПМЭФ) кырларында депутат ана булуны дәүләт ярдәме һәм танылуны таләп итә торган тулы кыйммәтле хезмәт буларак карарга кирәк, дип белдерде.
Бүгенге көндә Русиядә МРОТ 27 093 сум тәшкил итә.
Автор фотосы.