

Җәйге каникулларда баланы мәктәп материалын кабатлатып, биремнәр эшләтергәме? Бер яктан, каникуллар ял итү өчен бирелә. Икенче яктан, уйнап-көлеп кенә йөрсә, көзен үткәннәре хәтерләү һәм истә тоту өчен шактый тырышырга туры киләчәк.
Экспертларның бу мәсьәләдә үз карашы бар. Ата-аналарга дөрес карар кабул итәргә булышучы берничә киңәш.
Ял итү – беренче чиратта! Ял итү беренче урында булырга тиеш, чөнки каникул вакытында бала көч җыярга гына түгел, ә мәктәпкә яңа белем алырга омтылып килергә тиеш. Әгәр ата-аналар баланы җәй буе укырга-ятларга мәҗбүр итсәләр, укуга мөнәсәбәт, сирәк очраклардан тыш, тискәре булырга мөмкин.
Җәй көннәрендә укытуга баланың сыйныфны ничек тәмамлавыннан чыгып якын килергә кирәк. Проблемалы предметлар булса, монда җәй көннәрендә дә эш алып бару отышлырак. Уеннар, хәтта компьютер уеннары яки программалар кулланырга мөмкин. Квест яки иҗади бирем уйлап табарга, кызыклы китап , фильмнар һәм музыка кулланырга һәм башкалар.
Әгәр әти-әниләр баланың җәйне файда белән үткәрүен һәм шул ук вакытта ял итүен телиләр икән, тырышырга туры киләчәк. Югыйсә, аның мәктәпкә бару теләге бөтенләй булмаска да мөмкин.
Автор фотосы.