

Югары кан басымы еш кына нәселдән килә, борчылудан, стресстан да күтәрелә. Кардиологлар билгеләвенчә, кан басымы кешенең нәрсә ашавы белән дә бәйле.
Беренче чиратта табиблар тоз күп булган ризыклар белән сак булырга киңәш итә. Нәкъ менә тоз еш кына кан басымы сикерешләренең яшерен сәбәбе була да инде. Әйтик, бу категориягә ярымфабрикатлар, колбаса эшләнмәләре һәм эшкәртелгән ит — сосиска, бекон, казылык керә. Аларда тоз, майлар һәм кан тамырларына тискәре йогынты ясарга мөмкин булган төрле өстәмәләр бергә кушыла.
Фастфуд шулай ук басымын күтәрергә мөмкин ризыклар исемлегенә керә. Бургерлар, фри бәрәңгесе һәм башка шундый ризыкларда күп күләмдә яшерен натрий һәм калорияләр бар, бу вакыт узу белән йөрәк-кан тамырлары системасы эшендә чагыла.
Татлы эчемлекләргә килгәндә, газировка һәм каплардагы сутлар турыдан-туры кан басымын күтәрми, әмма авырлык җыюга һәм матдәләр алмашынуын бозуга китерергә мөмкиннәр, бу да гипертония куркынычын арттыра.
Белгечләр алкогольне аерым билгели. Спиртлы эчемлекләрне даими куллану артериаль кан басымын арттырырга һәм йөрәк белән проблемалары булган кешеләрдә дәвалануның нәтиҗәлелеген киметергә мөмкин.
Табиблар ассызыклавынча, кан басымын контрольдә тотуның иң яхшы ысулы – туклануны контрольгә алу, тоз һәм эшкәртелгән ризыкларны чикләү, шулай ук даими физик активлык.
Автор фотосы.