+15 °С
Облачно
Журналга язылу
Беләсең киләме?
12 Июня , 04:35

Аллергия китереп чыгара дип уйламассың да

Табиб-аллерголог җиләк-җимешләр белән сак булырга киңәш итә.

Аллергия китереп чыгара дип уйламассың даАллергия китереп чыгара дип уйламассың да
Аллергия китереп чыгара дип уйламассың да

Табиб-аллерголог һәм иммунолог Владимир Болибок “RT” басмасы белән әңгәмәдә аллергиядән интегүче кешеләр өчен иң куркыныч җиләк-җимешләр турында сөйләгән. Аның сүзләренә караганда, рейтинг башында –  алма һәм бакча җиләге.

"Антирейтингта Русиядә беренче һәм дөньяда икенче урында алма тора. Җиләкләр арасында аллергия буенча чемпионнар – урман һәм бакча җиләкләре санала. Алар чын аллергия дә, шулай ук куркыныч псевдоаллергик реакцияләр дә китереп чыгарырга мөмкин", - дип билгеләде белгеч.

Шул ук вакытта табиб бананнарга аерым игътибар бирде. Болибок сөйләвенчә, нәкъ менә бу җимешне аллергик реакцияләрнең иң төп кузгатучысы дип атау кабул ителгән.

"Рейтингта аннан соң әфлисун һәм мандариннар килә. Шул ук вакытта мандаринга аллергик реакция 45 процент балада күзәтелә. Аллергия планында төшле җиләк-җимешләр арасында иң зур куркынычны персик һәм нектарин, алардан соң абрикос тудыра", - дип аерып билгеләде аллерголог.

Крыжовник, ак һәм кара карлыган, күк җиләк, мүк, нарат җиләкләре барыннан да азрак куркырга кирәк, ди эксперт.

 

Автор фотосы.

Автор:Юлия Төхбәтуллина
Читайте нас