

Табиб-терапевт Олег Абакумов кондиционерлар турындагы популяр мифлар турында “Известия” басмасына сөйләгән.
Аның сүзләренчә, салкын тиюне кондиционердан килгән салкын һава түгел, ә вируслар китереп чыгара. Кондиционер, әгәр организмда инде вирус бар икән, авыруның сәбәбе түгел, ә аны “кузгатып” җибәрүче генә булып тора.
Турыдан-туры һава агымы салкын тию белән түгел, ә миозит – кан тамырлары спазмы аркасында мускулларның ялкынсынуы белән куркыныч.
Әгәр температура 22 дән түбән булмаса, һава агымы өскә яки читкә юнәлгән, вентилятор минималь тизлектә булса, кондиционер белән йоклау файдалы. Салкынча температура йокы сыйфатын яхшырта һәм иммунитетны ныгыта, ди табиб.
Белгеч ассызыклавынча, температураның кискен түбән булуы куркыныч. Урамдагы температура белән аерма 5-7 градустан артмаска тиеш.
Техникага даими хезмәт күрсәтергә: фильтрларны һәр 2-3 атна саен юарга яки алыштырырга һәм елга бер тапкыр профессиональ чистарту үткәрергә онытмагыз.
Дымлылыкны контрольдә тотарга кирәк (оптималь дымлылык 40-60%), чөнки кондиционер һаваны киптерә. Кондиционер эшләгәндә, бүлмәгә һава дымландыргыч яки су белән савытлар куярга кирәк.
Саф һава керсен өчен бинаны 2-3 сәгать саен җилләтергә дә онытмагыз.
Автор фотосы.