

Кытайда урманда адашкан 11 яшьлек малай унөч көн кыргый инжир ашап, исән калган. Бу хакта Need to Know басмасы яза. Малай Аньхуа авылыннан тауларга киткән һәм кире кайтмаган. Икенче көнне аны эзләүне игълан иткәннәр. Эзләү операциясендә көн саен 100 гә якын кеше катнашты: полиция, коткаручылавр, урманчылар, урындагы халык. Коткаручылар көчле яңгырларга һәм катлаулы рельефка карамастан, дроннар һәм махсус өйрәтелгән этләр кулланганнар.
30 май иртәсендә бельгия овчаркасы полицейский Го Чжихэн җитәкчелегендәге отрядны тау үзәненә алып килә. Моңа кадәр бер көн алдан дару үләннәре җыючы кеше малайның чалбарын елга буенда тапкан, бу исә эзләүнең яңа юнәлешен күрсәткән.
“Эт дулкынланды, өрде, һәм якынча 10 метр ераклыкта, куе агачлар арасында без җирдә яткан малайны күрдек", - дип сөйләгән офицер.
Бала аңында, авырлыгы 20 килограммнан аз гына артыграк, тәнендә бераз җәрәхәтләр һәм күгәргән урыннары була. Коткаручылар баланың инжир ашавын ачыклаганнар. Ул аны 13 көн дәвамында шуны ашап, яңгыр суы эчеп исән калган. Гомере бетмәгән...
Автор фотосы.