

Окрошка — җәйге көннәрендә еш әзерләнә торган ризыкларның берсе. Әмма аның саклану вакыты бик чикле булуын онытмаска кирәк. Яшелчәләр, йомырка, колбаса һәм кефир кушылу аркасында бактерияләр анда аеруча тиз үрчи, шуңа күрә аны суыткычта да озак сакларга ярамый, дип сөйләгән “Газета.Ru" басмасына Росбиотех университетының азык-төлек хәвефсезлеге кафедрасының өлкән укытучысы Анна Джабакова.
“Пешкән йомырка, колбаса, ит, әче сөт ризыгы яисә квас эсседә микроорганизмнарны үрчетү өчен идеаль мохиткә әверелә, бигрәк тә әгәр ризык бүлмә температурасында торса”, — дип аңлатты эксперт.
Иң хәвефсез вариант – туралган ингредиентларны сыеклыктан аерым саклау һәм порцион рәвештә генә куллану. Мондый хәлдә ул якынча тәүлеккә кадәр саклана ала, кайвакыт тотрыклы температурада +2...+4 градус булганда бераз озаграк та. Ә менә кефир яисә квас кушылган окрошка шактый начаррак саклана.
"Әгәр окрошка кефир яисә каймак нигезендә әзерләнгән булса, аны 2 сәгать дәвамында (суыткычта саклаганда) ашарга кирәк. Әче сөт ризыклары яшеллек һәм аксымлы ингредиентлар белән бергә ризыкның микрофлорасын шактый тиз үзгәртә башлый. Кваста әзерләнгән окрошканы саклау вакыты шулай ук 2 сәгатькә кадәр (суыткычта саклаганда)”, — диде ул.
Җәй көне окрошканы “бер-ике сәгатькә” өстәлдә калдыру аеруча куркыныч. Күпләр +20 градустан югары температурада ризыкларда бактерияләрнең никадәр тиз үрчүен бәяләп бетерми. Хәтта тәме һәм исе яхшы булып тоелса да, микробиологик процесслар бик актив бара.
Фото: ЯИ