

Чебеннәр усаллыклары белән черкиләрдән һич калышмый. Алар урта гасырлардан алып әлегә кадәр, һәртөрле дошманына каршылык күрсәтеп яшәп килә. Башка бөҗәкләрдән аермалы буларак, чебеннең дүрт урынына ике канаты бар.
Чебеннең, дошманнарыннан сакланып калыр өчен, эре кәрәз күзләре дә бар. Һәр күзендә 3 мең данә алтыпочмаклы күз тукымасы урнашкан.
Шунысы кызыклы, чебен аяклары белән ишетә, тотынгычы белән ис тоя, борынчыгы белән ашамлыкларны суыра. Аның иң яратып ашаган ризыклары — җиләк-җимеш, солы боткасы, балык мае, сыра чүпрәсе, бал һәм баллы сыекчалар.
Галимнәр чебеннең 300 мең төре барлыгын ачыклаган.
Фото: fotobank02.ru